Лилия Әскаровадан скумбрия балыгын тозлау рецепты
Миннән киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз.
2 литр суны кайнатырга куябыз, 8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй (коры, заварка), учлап суган кабыгы салып, кайнатабыз, аннан соң суны суытабыз.
4 скумбрия балыгын ( юылган, эче чистартылганны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз (чәй чүбен, суган кабыгын сөзеп алабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су өстәгез.
2-3 көндә бер дигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 көннән балыкны алып төнгә асып куям артык суын агызырга өчен. Шулай итсәң, кибетнекеннән бер ни белән дә аерылмый.
Миннән киңәш: кибеттан балык алганда зуррагын алырга тырышыгыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев