Мәрьям Миңнегуловадан катлы пирог рецепты
Аш-су бүлмәсе

Мәрьям Миңнегуловадан катлы пирог рецепты

Кабарырга җылы урынга куябыз

Камыр өчен
1 стакан җылы сөткә 1 аш калагы коры чүпрәне салып күпертеп алабыз.
Эретәбез 100 гр ак май, 1 аш калагы песок салабыз, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1 йомырка, күпертелгән сөтле чүпрәне болгатабыз да он кушып камыр басабыз.

Кабарырга җылы урынга куябыз.

Эчлек өчен. 1 лимон, 2 апельсинны иттарткычтан үткәреп песок салабыз.
Камырны өч кисәккә бүләбез.

Олырак өлешен җәен табага җәябез, эчлек җәябез, тагы бәләкәй кисәк камырны җәябез, эчлек, камыр җәеп өстенә куябыз. Пирог өстенә умач уып салырга була, май, песок, оннан умач уып.

Тәмле булсын.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


пирог

Нет комментариев