Райондашыбыз Фәридә Низамовадан аджика рецепты
Аш-су бүлмәсе

Райондашыбыз Фәридә Низамовадан аджика рецепты

Кечкенә банкаларга тутырып суыткычта саклыйсың. Пластик савытларга тутырып туңдыргычта сакларга да мөмкин.

Кирәкле әйберләр: 500 гр помидор

500 гр болгар борычы

300 гр сарымсак (ул якынча 1 стакан була)

200 гр әче борыч

50 гр хмели-сунели

Тәменчә тоз

50 гр тәме килгән сыекмай

Болгар һәм әче борычны, сарымсакны иттарткыч аша чыгарасың, массага хмели-сунели өстисең. Шушы массаны икенче кат иттарткыч аша чыгарасың һәм тәменчә тоз, тәме килгән сыекмай салып яхшылап болгатасың. Кечкенә банкаларга тутырып суыткычта саклыйсың. Пластик савытларга тутырып туңдыргычта сакларга да мөмкин.

Фәридә Низамова,

Кариле авылы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев