Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сарымсак угыннан ниләр ясап була: безнең рецептлар

Тәмле булсын!

Сарымсак укларыннан әзерләнгән пастаны ипигә ягып ашарга да була, икенче ашларга кушу өчен дә яхшы. 

Мондый паста әзерләү өчен сарымсак укларын кискәләп, иттарткычтан чыгарырга, шуңа тәменчә тоз һәм 2-3 аш кашыгы үсемлек мае кушарга кирәк. Яраткан кеше майонез белән дә болгата ала.

Маринадлау ысулы. Иң элек укларны яхшылап юабыз, орлык өлешен кисеп алабыз. Бормалы өлешен аерым, туры булган өлешен икенче банкага маринадласаң була.

Кирәкле әйберләр: 700 грамм сарымсак угы, 600 мл су, 60 мл уксус, 20 гр. тоз, 20 гр. шикәр комы, 10 шт. кара борыч, 4 лавр яфрагы.

Маринад әзерләү: суга тоз, шикәр комы, лавр яфрагы кара борыч салып кайнатып чыгарабыз һәм банкага тутырылган уклар өстенә агызабыз. Уксус салып, ябабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев