Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сарымсакның угы да файдалы

Салкын тигәндә иң еш ашарга киңәш ителгән сарымсакның угына кадәр шифалы.

Кемнәрдер сарымсак укларны маринадлый, кемнәрдер шул килеш кенә туңдыргычка куя. Иттарткыч аша чыгарып тоз һәм сыекмай белән болгатып куючылар да бар. Шулай ук иттарткыч аша чыгарылган укларны майонез белән болгатып кулланырга да булаю

Без бүген сезгә ике төрле маринадлау ысулын тәкъдим итәбез.

Беренче ысул. Иң элек укларны яхшылап юабыз, орлык өлешен кисеп алабыз. Бормалы өлешен аерым, туры булган өлешен икенче банкага маринадласаң була.

Кирәкле әйберләр: 700 грамм сарымсак угы, 600 мл су, 60 мл уксус, 20 гр. тоз, 20 гр. шикәр комы, 10 шт. кара борыч, 4 лавр яфрагы.
Маринад әзерләү: суга тоз, шикәр комы, лавр яфрагы кара борыч салып кайнатып чыгарабыз һәм банкага тутырылган уклар өстенә агызабыз. Уксус салып, ябабыз.

Икенче ысул. Сарымсак укларын юарга һәм турарга кирәк. Суда 10-15 минуп пешереп алырга, артык пешермәгез. Маринад өчен 1 литр су, 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе кирәк булачак. Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә кирәк. Аннары банкаларга сарымсак укларын салып, кайнар маринад агызып, капкач белән каплап куясы. Маринадланган сарымсак угы бәрәңге боламыгы, карабодай, токмач белән бик тәмле булачак.

Ә сез сарымсак укларын нишләтәсез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев