Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

ШОКОЛАДЛЫ КАБАРТМА

Бик тәмле, сез дә пешереп карагыз әле.

Камыр өчен: 300 мл сөт, 1 аш кашыгы чүпрә, 6 аш кашыгы шикәр комы (1аш кашыгы апара өчен),
2 йомырка, 550-600 г он, 70 г эретелгән атланмай, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 кечкенә кап ванилин.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Глазурь өчен: шоколад (минеке “Альпен Голд” һәм көпшәк тишекле ак шоколад). Шоколадны сулы савыт өстендә эретергә.

Җылы сөткә 1 әр аш кашыгы чүпрә, шикәр комы кушып, апара ясарга һәм 10 минут тотарга. Йомырка, атланмай, шикәр комы, тоз, ванилин кушарга. Аз-азлап он өстәп, камыр басарга. Камырны сөлге каплап, җылы урында 1-1,5 сәгать кабартырга. Камырны 1-1,5 см калынлыкта җәяргә. Түгәрәкләр кисеп, уртасы тишек кабартма ясарга. Сөлге каплап, 10 минут кабартырга. Кабартмаларны кызган үсемлек маенда ике ягын да кыздырырга. Артык мае саркысын өчен, кәгазь салфеткада тотарга кирәк.
Кабартмаларга эретелгән шоколад сөртергә. Өстен үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_10092%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев