Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Сырны өйдә ясыйбыз

Кемнәрдер кибеттә сатылган сырны бик яратып бетерми, күпләр өчен аның хаклары да тешләшә.

Өйдә үзең ясаган сыр тәмле дә, файдалы да була. Моның өчен ярты килограмм эремчек, ½ стакан сөт, 2 аш кашыгы акмай, ярты чәй калагы сода, бер йомырка, тәменчә тоз, аз гына укроп кирәк булачак.

Кәстрүлдәге эремчеккә сөт кушып, болгата-болгата утта тотабыз. Эремчеге аска төшеп, сүле калыккач, марля җәелгән сөзгечкә салабыз. Шул арада кәстрүлдә акмайны эретеп, чәй содасы һәм тоз кушып болгатабыз. Май тулысынча эреп бетәргә тиеш. Шуннан марлядагы эремчекне алып, кәстрүлдәге май өстенә салабыз да яхшылап болгатабыз. Төбе көймәсен өчен бутап торырга кирәк. Туглаган йомырканы кушкач, тагын 10 минут чамасы пешерәбез. Сары төстәге катнашма килеп чыгарга тиеш. Пешеп җитәр алдыннан вак кына туралган укроп та кушып җибәрергә мөмкин.

Уттан алгач, катнашманы пыяла яки керамик формага салабыз. Суыткычта тоткач, бик тәмле сыр әзер була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев