Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тиз генә пешерә торган рулет рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

6 йомырка алабыз да агын сарысыннан аерабыз. Агына ярты стакан шикәр комы салып миксер белән яхшылап күпертәбез.

Йомырка сарысына да ярты стаканга якын шикәр комы салып күпертәбез,чеметеп кенә тоз салабыз. Соңыннан ике массаны бергә кушып күпертәбез.

Шушы массага бер стакан иләнгән онны ипләп кенә кертәбез, болгатабыз.

Ярты чәй калагы ванилин, 1 аш калагы көнбагыш мае салабыз, болгатабыз.

Әзер массаны махсус кәгазь (пергамент) җәелгән табага салып мичкә (духовкага) 200 гр лыга ярты сәгать чамасына озатабыз.

Крем ясыйбыз.
100 гр шәһәр каймагына бер йомырка, 5 аш калагы песок, 1 аш калагы он салып тугылап кайнар сулы мунчага (водяной баняга) куеп куертабыз.

Массаны суытабыз.

3 аш калагы ак сгущенка, 2 аш калагы какао салабыз, болгатабыз.

Пешкән бисквиттан кайнар килеш пергамент кәгазен алабыз, крем ягабыз, рулет итеп төрәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Мәрьям Миннегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә