Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тутырма ясар чак җитте!

Аны, иттән тыш, башка ризыклардан да эшләргә була.

Тутырманы сыер итеннән яки терлек үпкә-бавыры һәм йөрәгеннән ясыйлар. Иткә төрле ярма (дөге, тары, карабодай яки солы ярмасы), башлы суган, йомырка, тоз, борыч, сөт яисә шулпа кушалар. Әйтеп кителгән азыкларны эшкәртеп, сарык, сыер һәм ат эчәгенә тутыралар. Тутырма өчен эчәкнең эчен тышка әйләндереп бик яхшылап юалар да пычак белән кырып чистарталар (кыш көне кар өстендә таптарга була), аннары юып, баш-башларын бәйләп, сул ягын әйләндереп, эченә әзер ит белән ярма тутыралар.

Сыер ите белән дөге тутырмасы
Симез сыер итенең сөяксез җирен суган белән иттарткычтан чыгарып, тоз, борыч сибәләр, бераз сөт яки салкын шулпа һәм пешермичә яисә бүрттереп дөге салып яхшылап болгаталар. Бу катнашма сыек булырга тиеш. Эчәкнең өчтән ике өлешенә шул әзер катнашманы салып, ачык башын бәйләп куялар. Эчәкне тутырып бетерергә ярамый, чөнки пешкәндә ярма бүртә, арта, тутырма ярылырга мөмкин. Шулай әзерләгән тутырманы кайнап торган тозлы суга уклауга бәйләп батыралар һәм, әзер булганчы, акрын гына кайнаталар. Ул 30-40 минут пешә. Табынга кайнар килеш бирелә. Тутырманы аркылыга турап та, бөтен килеш тә майлы кызу табада ут өстендә яки духовкада кыздырып алырга мөмкин. Тутырма янына әйрән, катык куялар, кайнар ит шулпасы бирергә дә мөмкин.

1 кг иткә:

100 г дөге
100 г суган
300-400 г салкын шулпа
тоз
борыч

Тәмле булсын!

Фото: maydan.tatar
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә