Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Укучыбыздан күчтәнәч

Сездә аларны нәрсә дип атыйлар? Бездә эремчек пилмәне диләр, ди ул

Элек- электән гаиләбездә яратып пешерә торган бер ризык бар. Кемнәрдер аны суда гына пешереп, варенники дип йөртсә, без үзебез сөттә пешереп, эремчек пилмәне дип ашыйбыз. Кемдер шулпа (сөт) белән, кемдер пилмәнен генә ярата.

Эчлегенә вак итеп суган турыйбыз, тоз салабыз, эремчек артык сыекланмаслык итеп йомырка сытабыз, йорт сметаны кушып, болгатабыз.

Камырын токмач камырыннан йомшаграк итеп басабыз. Шулпа урынына өчтән ике өлеш сөт, бер өлеш су кушып, кайнатабыз. Бераз суган турап салабыз, суганның бер өлешен майда кыздырып салабыз.

Пешеп җиткәч, туңдыргычтан җәен үзебез әзерләгән яшел суган, укроп сибәбез. Бик тәмле була!

Фото:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә