Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры – Балтачта

29 июльгә район буенча 12962 гектар мәйданда игеннәр җыйнап алынган, бу барлык мәйданның 43 проценты дигән сүз.

Хуҗалык амбарларына 23522 тонна ашлык кайтарылган. Бөртеклеләрнең   уңышы район буенча хәзергә һәр гектардан 18,1 центнерны тәшкил итә.

Хәзергә иң зур уңыш Тимирязев исемендәге, «Кама», «Кызыл юл», «Татарстан» хуҗалыкларында, һәр гектардан 24,5-20,5 центнер ашлык җыела. «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалыклардан тыш, борчак культурасын суктыру тәмамланды, алда искә алган хуҗалыкларга бу өлкәдә эшне кызулату сорала. Игенчелек тармагының һава шартларына турыдан-туры бәйле икәнен һәркем аңлый, әмма шулай да безнең шартларда сыналган орлык чәчү, каралган агротехник чараларны вакытында һәм тиешенчә үткәрү, технологияне саклау бу корылыкның  тискәре йогынтысын күпмедер дәрәҗәдә киметергә мөмкинлек бирә. Бу турыда район кырларын югарыдан карап узган һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып фикерләшкән республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ассызыклап әйтеп узды. – Республиканың авыл хуҗалыгы тармагы корылык шартларында зур югалтулар кичерүе турында үзәккә дәлилле хат юлланса да, бу шартларда хөкүмәт тарафыннан хәзергә зур ярдәмнәр булыр дип ышандырып булмый, – диде ул.

Бүген министрлыкның төп бурычы агымдагы елда төрле дәүләт программалары һәм республика грантлары аша каралган акчаларны вакытында җитештерүчеләргә барып җитүен тәэмин итү, дип белдерде министр. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу ярдәмнәрне хуҗалыкларның үзлә-ренең үсешенә керткән үз финансларын файдалануны да исәпкә алу кирәктер дигән фикерне җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев