Республикада автомобильләргә техник карау кыйммәтләнде
Кеше һәм закон

Республикада автомобильләргә техник карау кыйммәтләнде

Быелгы ел белән чагыштырганда алар югарырак булачак

Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2027 елга транспорт чараларын техник карау өчен чик бәяләр билгеләнәчәк.

Быелгы ел белән чагыштырганда алар югарырак булачак. Тиешле проект коррупциягә каршы экспертизада тора.

Документтан күренгәнчә, техник карау өчен чыгымнарның иң чик күләме:

  • җиңел автомобильләр (М1) - 1 202 сум урынына 1 270 сум;
  • зур булмаган автобуслар (М2) - 2 058 сум урынына 2 173 сум;
  • автобуслар (М3) — 2 486 сум урынына 2 625 сум;
  • фургоннар (N1) — 1 315 сум урынына 1 389 сум;
  • йөк автомобильләре (N3) - 2 588 сум урынына 2 855 сум;
  • мототранспорт (L) — 422 сум урынына 446 сум.

Комсомольская правда


Нет комментариев