Балтач ветераннары райондагы төзелешләр, cоциаль объектлар белән танышты
Көн темасы

Балтач ветераннары райондагы төзелешләр, cоциаль объектлар белән танышты

Очрашу көллият ашханәсендә мул табыннар артында тәмамланды

Лаеклы ялдагы өлкән җитәкчеләребез бүген районда төзелгән, төзекләндерелгән объектлар буенча сәяхәткә чыкты.

Очрашу район мәдәният үзәгендә җыелып сөйләшүдән башланды, аннан соң республикабызның бүгенге яшәеше хакында фильм карадылар.

Ветераннар иң элек "Балтач" боз сараен тамаша кылдылар һәм сәяхәтне Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында дәвам иттеләр. Биредә яңа салынган экспозицион зал һәм көллияттәге яңалыклар белән таныштылар.

Соңыннан көллиятнең ашханәсендә мул табыннар артында матур җырлар тыңлап, яшьлек хатирәләрен, истәлекләр яңарттылар.


сәяхәт

Нет комментариев