Техникага сакчыл караш
Авыл хуҗалыгы

Техникага сакчыл караш

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән бертөркем белгечләр хуҗалыкларда булып, техниканы кышка сакланышка кую эшләре ничек бару белән таныштылар

Басу-кырларда эш тәмамлану алдында. Аннан соң техника да эштән туктап, язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела. Белгечләр техниканы тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга кую – ярты ремонтка тиң, дип белдерә.

Бу атнада район авыл хуҗалыгы идарәсеннән бертөркем белгечләр хуҗалыкларда булып, техниканы кышка сакланышка кую эшләре ничек бару белән танышып чыктылар.

Күпчелек урында авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар, комбайннар, чәчкеч, культивация агрегатлары рәт-рәт итеп тезелеп куелган, хуҗалыкның урып-җыю эшләрендә мәшгуль булган комбайннары да чистартылып, ГОСТ таләпләренә нигезләнеп, гаражга саклауга куелган. Дөрес, әле 1 ноябрьгә кадәр һәркемнең дә бу эшләрне җиренә җиткереп башкарып чыгарга вакытлары бар.


авыл хуҗалыгы

Нет комментариев