Түләүне баланың атасының махсус хәрби операциядә катнашуын раслый торган документлар нигезендә билгелиләр
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, бу ярдәм чарасы хәзер иң кирәкле чараларның берсе булып тора. Түләүне баланың атасының махсус хәрби операциядә катнашуын раслый торган документлар нигезендә билгелиләр.
Тагын бер кирәкле чара – яңа туган бала өчен комплект. Махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләре өчен ул бирелгәндә керем исәпкә алынмый. Наборны бала тудыру йортыннан чыкканда автомат рәвештә бирәләр. Аңа бала өчен беренче вакытка кирәкле әйберләр керә.
Вести Татарстан
Нет комментариев