Балтачның «Сердәш» ветераннар ансамбле Казан сәхнәсен гөрләтте
Мәдәният

Балтачның «Сердәш» ветераннар ансамбле Казан сәхнәсен гөрләтте

Балтач өлкәннәре Гала-концертта уңышлы чыгыш ясады

Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының гала-концерты узды.

Балтач мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Сердәш» ветераннар ансамбле биредә катнашып, лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз!

Тамашачылар «Сердәш» ансамбле чыгышын җылы кабул иттеләр, көчле алкышларга күмделәр.

 


сердәш

Нет комментариев