Кариле балалар бакчасында «Әбиемнең җылы карашы» дигән музыкаль бәйрәм узды
Мәгариф

Кариле балалар бакчасында «Әбиемнең җылы карашы» дигән музыкаль бәйрәм узды

Өлкәннәр хөрмәтенә яңгыраган шигырьләр, җыр-биюләр, дөнья йөген күтәргән, гаилә утын сүндермичә саклаган әбиләребезгә сабыйларның чын ихластан бирелгән олы бәйрәм бүләге булды

Ел саен көз җиткәч, 1 октябрьдә, без Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне әти-әниләребезне, әби-бабайларыбызны, олы яшьтәге туганнарыбызны һәм якыннарыбызны котлыйбыз. Тормыш мәшәкатьле бүген, кеше хәлен кеше белми дибез, хак түгел бу, күңелләрдә шәфкать, изгелек яши әле. Күр инде, авыл тормышының мең төрле мәшәкатен бер якка куеп, «Бер күрешү — үзе бер гомер» дип, балалар бакчасына кунакка хөрмәтле өлкәннәребез килде. 

Бу бәйрәмнең дөньяның яшел күлмәген салып, көзгә кереп барган чагында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере бар: айлар буе чәчәк — гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр артта калды. Алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплар еллары алыштыра. Өлкәннәр көне дә менә шундыйрак чорга туры килә.

Яшь буынны тәрбияләүдә әти-әнинең генә түгел, әби-бабаларыбызның роле зур. Хезмәт стажын гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе, кыйммәтенә ия булган, тәҗрибә туплаган өлкәннәребезнең бу өлкәдә, ягъни рухи тәрбия бирүдә мөмнкилекләре чиксез.
Күбесе лаеклы ялда булганлыктан, оныкларына оекбаш-бияләй бәйләп, тәмле-тәмле ризыклар пешерүдән тыш, хезмәт тәрбиясе бирү, кыска догалар өйрәту, телебезгә мәхәббәт уяту, китап уку кебек тәрбияви чараларда баланың әти-әнисенә, безгә-тәрбиячеләргә ныклы таяныч, ярдәмче дә алар.

В Кариленском детском саду прошел музыкальный праздник «Теплый взгляд моей бабушки»

Чираттагы «Әбиемнең җылы карашы» дигән музыкаль бәйрәмебез шушы олуг гүзәл затларга багышлануы да урынлы иде. Төркемебездәге күпчелек балаларның әбиле гаиләдә үсүләре – күңелле күренеш. Бер гаиләдә 3 буынның бергә яшәүләре, икешәр әбисе булгганнарын да ачыкладык. 

Кичәбездә алар хөрмәтенә яңгыраган шигырьләр, җыр-биюләр, дөнья йөген күтәргән, гаилә утын сүндермичә саклаган әбиләребезгә сабыйларның чын ихластан бирелгән олы бәйрәм бүләге иде. Һәр чыгышны, үз оныклары өчен сөенеп, аларның сәләтенә сокланып карадылар әбиләре. 

Зәйнуллина Гөлшат, Закирова Сиринә, Галиева Гүзәл

Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре


әби

Нет комментариев