Кеше һәм закон

2027 елга Татарстан бюджеты шактый киеренке итеп формалаштырылды

2027 елда Татарстан бюджеты кытлыгы 8,5 млрд сум булыр дип фаразлана

2027 елга һәм 2028-2029 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты шактый киеренке формалашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде. Аның сүзләренчә, бюджетның төп параметрлары Россия икътисады үсешенең база сценариеннан һәм Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләреннән чыгып исәпләнгән.

2027 елда тулай төбәк продуктының үсеше 101% дәрәҗәсендә фаразлана, төп капиталга инвестицияләр — 102%. 2028 һәм 2029 елларда бу күрсәткеч 102% һәм 103% дәрәҗәсендә көтелә.

Песошин бизнесның инвестицион активлыгын саклап калырга һәм планлаштырылган проектларны гамәлгә ашырырга кирәклеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бюджетның тулылануы һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе макроикътисадый күрсәткечләргә бәйле.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Министрлар Кабинеты әгъзаларына депутатлар белән бюджет проекты өстендә актив эшләргә кушты. Шул ук вакытта ул барлык үзгәрешләр республика казнасының баланслылыгын сакларга тиеш, дип ассызыклады.

Вести Татарстан


Нет комментариев