Балтачның баш инженерлары Арборда очрашты (+фото)
Авыл хуҗалыгы

Балтачның баш инженерлары Арборда очрашты (+фото)

«Арбор» күмәк хуҗалыгында семинар узды.

"Арбор" күмәк хуҗалыгында  хуҗалыкларның баш инженерлары катнашында семинар узды. Биредә машина-трактор паркларын кышкы саклауга һәм махсус ремонтка әзерләү буенча конкурска нәтиҗә ясалды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов катнашты, машина-тракторларны кышкы саклауга һәм ремонтка кую эшләре белән танышты, хезмәт таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде. 

Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да агрегатлар сакланышка куелган, тиешле таләпләр үтәлгән. 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев