Сарык мае турында
Авыл хуҗалыгы

Сарык мае турында

Аның ярдәмендә хроник бронхит авыруыннан котылган кешеләр сарык маена рәхмәтләрен укып бетерә алмыйлар.

Болай эшләргә кирәк. Ярты литр кайнар сөткә ике аш кашыгы эретелгән сарык мае, бер аш кашыгы бал, бер аш кашыгы атланмай кушарга да, көнгә өч тапкыр эчәргә (өч тапкырында да шул хәтле үк порция ясап). Аннары урынга ятып бик яхшылап тирләргә кирәк.

Сарык мае бронхларны һәм үпкәләрне ныгыта. Элек аның ярдәмендә туберкулезны да дәвалаганнар.

Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.

чыганак: //kukmor-rt.ru/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев