Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

"Бүген бәхет эзләп читкә чыгып китәсе юк", ди Зыятдиновлар

“Бигрәк яшьләр бит, озак эшләмәсләр, китерләр”, әмма...

Эльвир һәм Эльмир Зыятдиновлар һәр бәйрәмнең йөзек кашы. Кунырда гына түгел, алар район сәхнәләрендә дә еш чыгыш ясый. Гармунчы егетләр өстәвенә игезәкләр дә.

Башкалар кебек бәхет эзләп читкә дә чыгып китмәделәр, туган авылларында, әти-әниләре Зөлкәфир абый һәм Рәсимә апа янында төп нигездә яшәп, эшләп яткан мәлләре аларның. Әмма  бу хакта соңрак, аңарчы Зыятдиновларның гаилә сөенечләрен тулыландырып, дөньяга аваз салган игезәкләрнең балачагына кайтып килик әле.

Зөлкәфир абый һәм Рәсимә апа Зыятдиновлар гаиләсендә кызлары Ландыштан соң икенче бала булып туган игезәкләр кечкенәдән җыр-моң дөньясында кайнап үсә, чөнки Зөлкәфир абый баянчы, Рәсимә апа матур итеп җырлый, концертлар алып бара.

- Безнең өйдә гармунның нинди генә төре юк. Егетләрнең гармунда уйный башлауларына әтиләренең өздереп гармун, тальянда уйнавы сәбәп булгандыр, дип уйлыйм. Аннан сәләт дигәнең дә бар бит әле. Апалары Ландыш та кечкенәдән гармунда уйнады, – ди әниләре Рәсимә апа.

“Сыерчык бураннары” җыры белән сәхнәгә чыккан игезәкләр мәктәпкә укырга кергән елларында ук район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә катнашып,  олы сәхнәгә юл ала. Өздереп гармунында да уйный, җырлый да , бии дә, аның өстенә уку алдынгылары да. Егетләрнең киләчәк тормышын  күпләр сәнгать дөньясы белән бәйләр дип уйлый, әмма алар мәктәпне тәмамлагач, бөтенләй башка юнәлеш буенча укырга керә. Чавал техникумында укыган чагында да егетләр гел мактаулылар рәтендә була. Әле дә булса  коллективта Зыятдиновларны башкаларга үрнәк итеп куялар. Укуларын уңышлы тәмамлап кайтканнан соң егетләр авылда төпләнеп кала. Ул вакытта апалары Ландышның Казан дәүләт университетын тәмамлап, Венесуэлага тәрҗемәче булып стажировкага киткән вакыты була. Кечкенәдән үзләрен кадерләп үстергән әбиләре Наҗия дә бик каты авырый башлый. Ул чакта Зөлкәфир абыйның да, Рәсимә апаның да эштә вакытлары. Егетләр төп нигездә, әти-әнигә булышырга, әбиләрен тәрбияләшергә дигән катгый карарга килә. Наҗия апа хәтерсезлектән тилмергән чорларда аны бәби кебек тәрбияләп, олы ихтирам күрсәткән игезәкләргә ул чакта һәркем соклану белән карады. 2014 елның декабрь аенда  исә игезәкләр тәвәккәлләп сөт җыю эшенә алына. Сер түгел, ул чакта: “Бигрәк яшьләр бит, озак эшләмәсләр, китерләр”, дип әйтүчеләр күп була. Аннан әлеге җирлектә алар өченче сөт җыючы булып эш башлый. Конкурентлык дигәнең дә, хезмәт базарында үзеңне күрсәтә алмасаң, итәктән тарта.  Әмма егетләр сер бирми, намус белән эшләп, Куныр һәм Шода халкының ышанычын аклый.  Бүген “Зыятдинов” фермер хуҗалыгының гөрләп эшләгән чагы. Эльвир, нигездә, оештыру эшләре белән шөгыльләнсә, Эльмир исәп-хисап өчен җаваплы. Сүз дә юк, халыктан сөт җыю эше җиңелләрдән түгел, халык белән эшләү аеруча зур көч сорый. Иртән таңнан юлга кузгалу, төгәл исәп алып бару, вакытында сөтне илтеп тапшыру, халыкка үз вакытында тиешле хакны түләү һәм тавык та чүпләп бетерә алмаслык мең дә бер хезмәт башкарырга туры килсә дә, егетләр тормышларын авылдан башка күз алдына китерә алмый.

- Бүген бәхет эзләп читкә чыгып китәсе юк. Авыл да хәзер шәһәрдән ким түгел, бар нәрсә бар, – ди егетләр.

Игезәкләр бүген төп нигезне заманча итеп эшләп чыкканнар, авылда һәм районда үткән чараларда да гел катнашып киләләр. Кичләрен эштән арып кайткач, әтиләре Зөлкәфир абый белән өчәүләшеп, гармун, тальян сузып җибәрсәләр, өй эче моңга күмелә. Арабызда әнә шулай дөнья матурлыгын күрә, тормыштан тәм табып яши белгән яшьләр булуы бик сокландыра.

P.S. Эльвир һәм Эльмир Зыятдиновлар әти-әниләренең, туганнарының гына түгел, авылдашларының да зур горурлыгы. Кыю йөрәкле, нык беләкле, иң мөһиме, кешелекле һәм ярдәмчел  алар. Төп нигезне гөрләтеп яшәүләре белән дә күпләргә үрнәк. 2018 елның җәендә Зыятдиновлар килен төшерде. Эльвир Пыжмара авылы кызы Динияне гомерлеккә яр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев