Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Лимонны ничек үрчетергә?

Сорауга танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирә.

Лимонны күптән үстерәм, агачы картайды. Чыбыкчадан тамырландырып, яшәртергә телим, тик никтер килеп чыкмый.

Сорауга танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирә.

— Лимонны чыбыкчадан апрельдән июньгә кадәр тамырландырырга була. Моның өчен ана үсемлекнең берьеллык ботагыннан 8-12 см озынлыктагы чыбыкча кисеп алырга кирәк. Аскы кисемен бөре астыннан ук кыйгачлап, өскесен — өске бөре өстеннән туры итеп кисәргә кирәк. Чыбыкчада 3-5 яфрак булырга тиеш. Аскы яфрагын өзәләр, черемәсен өчен, аскы кисеменә төелгән күмер сибәләр.

Лимон чыбыкчасы юылган елга комында яхшы тамырлана, суда тамырландырырга тырышмагыз. Чыбыкчаларны 2 см комга батырып утыртырга кирәк. Температура +22...+25 оС, дымлылык югары булырга тиеш. Әгәр чыбыкчалар күп булмаса, өстенә банка капларга мөмкин. Кипмәсеннәр өчен, иртә-кич яфракларына пульверизатордан су бөркеп торыгыз.

1,5 айдан тамырланган чыбыкчаны 10-12 см диаметрлы чүлмәккә күчерәләр. Туфрак катнашмасы 5 өлеш кәсле туфрак, 2 өлеш черемә, 2 өлеш яфраклы урман туфрагы, 1 өлеш елга комы кушып әзерләнә.

Чыганак

фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга