Сарымсак утыртырга вакыт җитте
Бакчачыга

Сарымсак утыртырга вакыт җитте

Көзге сарымсакны утырту буенча бер-ничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

Сарымсакны, утыртыр алдыннан, марганцовканың алсу эремәсе яки тоз эремәсендә (3 л суга 4 аш кашыгы тоз салып) тотарга була.
Сарымсакның ел саен урынын алыштырыгыз. Аны бу урынга 3-4 елдан гына кайтарырга ярый. Сарымсак коры, кояшлы урын ярата.
Тирес кирәкми. Сарымсак утыртасы түтәлгә тирес кертергә ярамый.
Кышын өшемәсен өчен, утыртканнан соң, сарымсакны торф яки черемә белән 3-4 см калынлыкта мүлчәләргә кирәк.

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев