Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Теплицага кар кертеп калыгыз!

Атна ахырына кинәт җылытачак, дип фаразлый синоптиклар.

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Теплицага кар кертеп өлгермәгән бакчачыларга бу ялларда ашыгырга кирәк, чөнки алдагы атнада һава торышы яхшы якка үзгәрәчәк.

Мартта кар яуса, бакча җимешләре уңар, дип юкка әйтмидер халык. Ә менә коры калган теплицада мул уңыш алып булмасы көн кебек ачык. Шуңа да, тәҗрибәле бакчачылар кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага күпләп кар кертә.

Кар ташый башлаганчы, туфрак өстенә көл сибеп чыгарга онытмагыз. Аның файдасы җәй буена җитәчәк. Теплицага күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Якындагы ялларда бакчада җиң сызганып эшләргә дә эшләргә, дуслар!

Чыганак: "Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теплица