Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Викторияне ничек тукландырырга?

Бүген сүзебез бакча җиләге (виктория) турында булыр.

Хәзер викторияне тукландыра торган вакыт! Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп,төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белән генә казып чыгарга да була.

Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Сибү өчен растворны болай әзерлибез:10 литр суга 0,5 әй кашыгы борная кислота (кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй кашыгыннан кимрәк марганцовка,15 тамчы йод, 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып болгатабыз.

Әйбәтләп болгаткач, дымлы җиләк төпләренә 0,4 л салып чыгабыз.

Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә. Җиләк уңышын бермә-бер арттыра. Шуның өстенә көл сибеп куйсагыз, тагын да  яхшы була. Иренмичә шушы эшләрне эшләсәк, быел викториягә башка берни дә сибәсе булмый!

БакчачыРэмзия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: виктория