Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездән фото - сездән такмак

Игътибар, бездә яңа бәйге!!!

"Бездән фото - сездән такмак" бәйгесендә катнашып үзеңнең иҗади осталыгыңны сынап кара?!

Хөрмәтле укучым, Сезнең игътибарга "Бездән фото - сездән такмак" бәйгесен тәкъдим итәбез. Сездән бары тик сайтыбызга урнаштырылган фотосурәт астына комментарийда такмак яисә шигырь язып калдыруыгыз сорала. Бәйгедә катнашу өчен, нәкъ менә сайтка кереп язу кирәк, социаль челтәрдәге төркемнәребездәге эшләр кабул ителмәячәк.

Такмак яисә шигырьне сайтка кереп язу өчен, социаль челтәрдәге төркемнәребездә урнаштырылган сылтамалар аша әлеге язманы ачыгыз. Язма астында "комментарии" бүлегендә "добавить комментарий" дигән язу өстенә тычкан белән чиертәсез дә такмак яисә шигырегезне язасыз. Текстны җыеп бетергәч "отправить" төймәсенә чиертәсез. Язма чыкмый дип хафаланырга кирәкми, аны веб-редактор карап чыкканнан соң сайтка чыгарачак. Сораулар туган очракта сезнең белән элемтәгә керәчәк, шуның өчен исем- фамилиягезне язарга онытмагыз.

Җиңүчене әлбәттә бүләк көтә. Бу юлы алар икәү булачак: бер җиңүчене гадәти тавыш бирү юлы белән билгеләсәк, икенчесен редакциябез коллективы белән берлектә сайлап алачакбыз.

Бәйгене бүгеннән ачык дип игълан итәбез, сезнең язмаларыгыз 17нче ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, 18нче ноябрьдән исә тавыш бирү башланачак. 25нче ноябрь көнне җңүчеләр билгеле булачак.

Киттек, Алага тапшырып! Уңышлар!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эллэ корбан чалуны Туктатыйк микэн дуслар Жэл ич мондый тэкэне Кызганалар бик кызлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эх кызларым нишлэтим сон Авыздан ризык утми. Анламыйсыз хэллэрегез Сонгы коннэрем житте

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән?.. Кызчыклардан килде саләм. "Бүген бәйрәм, бүген бәйрәм! . Мә, күчтәнәч сиңа, бәрән!"

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сабантуйлы мəйдан гөрли, Нинди ямьле көннəре! Тəкəсез көрəш буламы? Ул-бит аның бизəге. Чү,нилектəн бик боек соң Безнең сарык иркəге? ."Зиннəтле булса датар бит Минем читлек,"-дияме? Иңнəреңдə нинди кайгы? Йөзең шундый сагышлы! Нинди моң ул күзлəреңдə? Ач керфегең,бер бакчы! Əллə баулар белəн бергə Хыялларың буылды? Ут уйнатып чабар чакта, Хөрлеккə чик куелды?! Бала күңеле-садə жан бит, Һəр кайсысы юата: Кайсы сусыл үлəн суза , Кайсы жылы сүз ката. ...Мəйдан гөрли,бил алыша, Көрəш кыза:кем кемне?! Сабантуйда сынала бит Батыр егетлəр көче. Ə күбəлəктəй нəнүслəр, Мəйдан читенə чыгып, Малкайга мораль укыйлар, Берсеннəн-берсе кызып: - Əй,бөдрəкəй,борчылма син, Əзгə генə түзəрсең! - Батырның иңнəрен бизəп, Мəйданнарны гизəрсең! Илсөя Һадиева

          • аватар Без имени

            0

            0

            Əй мəйданда көрəш бара, Баш батырга кем калыр? Иясен көткəн тəкəне Жилкəсенə кем салыр? Фəйрүзə Хəмитова

            Теги: Бездән фото - сездән такмак