Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Батыр оныклары: «Бөек Ватан сугышында бабам батырлыгы»

Галләметдин бабам Өченче Украина фронтында катнаша.

Бабам Низаметдинов Галләметдин Низаметдин улы (1908-1989) Бөек Ватан сугышы башланган вакытта инде гаиләле була. Әбием Гайрифә өч бала белән кала.

Бабаем сөйләгәннәрдән аеруча бер истәлек күңелгә уелып калган. Җыен вакытында сафта басып торган чакта койма ярыгыннан сары бөдрә чәчле нәни кызчыкның башы күренә. Галләметдин бабам чак түзеп тора, бары тик командир рөхсәт биргәч кенә кызын кулларына алып ярата. Шушы очрашудан алар бары тик дүрт ел үткәч кенә күрешә.

Галләметдин бабам Өченче Украина фронтында катнаша. Ул белемле кеше булган (әти-әнисе укытучылар була): яза, укый, гарәп телен белгән. Шуңа күрә аңа кәгазьләр белән эшләүне ышанып тапшыралар: ул самолет белән почта ташый.

Иң элек ул 1012нче укчы полкта, соңрак 1011нче укчы полкта көрәшә. Бабам хезмәт иткән укчы полк штаб дивизиясен саклый. Чираттагы разведка вакытында курку белмәс Галләметдин Низаметдинов иптәшләре белән бер фашистны пленга ала. Моның өчен ул “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә.

1942-1945 елларда зенитчы-пулеметчы буларак туган ил азатлыгы өчен көрәшә. Сугышчан батырлыклары өчен “Германияне җиңгән өчен”, “Батырлык өчен” медальләре һәм “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 25 июнендә туган якларына әйләнеп кайта. Иң элек колхозда эшли. Алдынгы карашлы, төгәл, кырыс кеше була. Соңрак колхоз рәисе, рәис урынбасары, учетчик булып хезмәт куя.

Низаметдиновлар гаиләсендә сугыштан соң тагын 4 бала дөньяга килә. Төнлә әкиятләр урынына бабам балаларына фронтта булган хәлләрне хикәя итеп сөйли торган була.

Галләметдин бабам 1989 елның 18 августында вафат була.

Бөек Ватан сугышы ветераны булган бабамның исеме, батырлыклары хакында безнең гаиләдә онытмыйлар. Без, оныклары-оныкчыклары ел саен аның фотосурәте белән “Үлемсез полк” акциясенә кушылабыз. ("Хезмәт", Гөлзидә Газизуллина)

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
#Бесмертныйполк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бабай