Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Легендага тиң шәхес иде

Ул үз чорының чын патриоты, коммунистик идеалларга ихлас ышанган чын коммунисты.

Иске Салавыч авылында туып, гомере буе шунда яшәгән мәрхүм Мөхлис бабаебыз Хәбибуллинны 90, 95 яшьлек юбилейлары белән котларга килгәч, районыбыз башлыгы Рамил абый Нотфуллин: «Сез районыбызның легендага тиң шәхесләренең берсе», — дигән иде. Дөрестән дә, бабаебыз гомере буе эшләгән дә, эшләгән. Һәм кайда гына эшләсә дә, үзе турында бик булдыклы, тырыш, намуслы дигән фикер калдырган.

Агач, калай, тимер эшен дә бердәй белгән, тирә-якта «оста» дип даны чыккан бабай, нәрсәгә тотынса, шуны булдырып эшләгән. Яшьлегендә исә аны бигрәк тә чая, куркусыз, эшкә батыр булган, диләр. Бабамның уңышлары турында район энциклопедиясендә, «Сельхозтехника» оешмасы тарихын чагылдырган китапта да язылган.

...Унсигез яшендә әтисен сугышка озаткан бабам, бер ел буе аның урынында — трактор бригадасы бригадиры булып эшли. Һәм 1942 елда үзе дә фронтка китә. Өч ай өйрәнүләр узгач, бронепоезд машинисты ярдәмчесе итеп, махсус полкка җибәрелә. Бу полк безнең армиянең тимер юлда исән-сау йөрүен тәэмин итәргә, сакларга тиеш була. Беренче хәрби заданиеда ук алар дошман самолетларының һөҗүменә эләгә. Бик күпләр һәлак була. Ә кире чигенергә ярамый. Зарарланган урыннарын төзәтеп, юлларын дәвам итәләр. Аннан соң да әле мондый үлем белән очрашулар күп була. Шушындый очракларның берсендә күрсәткән батырлыклары өчен бабай икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 

Җиңү хәбәрен ул Германия чигендә ишетә. Әмма тиз генә туган ягына кайтырга насыйп булмый. Мәскәүдәге 15 нче махсус дисциплина батальоны составында ике ел буе шәһәрдә тәртип урнаштыруда хезмәт итә.

Унсигез яшендә үк инде бригадир булып эшләп, сәләтен күрсәтә алган бабайны, туган авылы Салавычка кайтуга, кырчылык бригадиры итеп куялар. Аннан соң ул "Үрнәк"тә укып, тракторчы булып эшли, аннан тракторчылар бригадасын җитәкли. Әлеге бригадада эшләгән еллары бабайны районга гына түгел, республикага таныта. Бик мактаулы була шул бу бригада. Алмаган вымпеллары, күчмә Байраклары калмый. Әле арада ике ел колхоз рәисе булып эшләп алырга да өлгерә. Аннан тагын үз урынына кайта. Элеккечә үк энергия, энтузиазм белән эшли. 1967 елда ул әнә шул тырыш хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Сәгать кебек төгәл, конкрет, үз сүзен кистереп әйтә белгән бабай унике ел Балтач ПМКсында мастер булып эшләгәндә дә үзенең тырышлыгы белән таныла. Пенсиягә чыккач та, өйдә тик утырырга риза булмый ул, колхозга кайтып, дистә елга якын терлекчелектәге механизация өчен җаваплы белгеч булып эшли.

Ул үз чорының чын патриоты, коммунистик идеалларга ихлас ышанган чын коммунисты. Туксан яшенә кадәр сәясәт белән бик кызыксына, телевизордан бер генә яңалыклар тапшыруын да калдырмыйча карый, газеталар укырга ярата иде ул. 95 яше тулып үткәч, каты авырган елларында гына яраткан шөгыльләрен ташларга туры килде. Оптимист рухлы, бик булдыклы бабаебызны без гел искә алабыз. Бигрәк тә Җиңү бәйрәме көннәрендә аның сөйләгән истәлекләре, хатирәләре күңелдә яңара.

#мойгероймоясемья

Динә Хәбибуллина,

Салавыч күппрофильле лицееның 11сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья