Бәйгеләр

Игътибар, бездә конкурс: “Яшәсен әби-бабай!”

Уйлаштык-уйлаштык та, 1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлашу уңаеннан сайтыбызда "Яшәсен әби-бабай!" исемле фотосурәтләр конкурсы оештырырга булдык.

Исеменнән күренгәнчә, конкурста катнашу өчен әбиләр, бабайлар белән төшкән үзенчәлекле фотоны электрон почтабызга җибәрү дә җитә. Исем-фамилиягезне, авылыгызны күрсәтергә генә онытмагыз. Фотолар бүгеннән 29 сентябрьгә кадәр кабул ителә (электрон адресыбыз - BaltasiRed2005@yandex.ru). Ә 29 сентябрьдән 18 октябрьгә кадәр тавыш бирү булачак. Җиңүче фәкать берәү генә һәм шуңа күрә бүләге дә саллы булачак.
Димәк, башладык. Сездән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз!

Фото: metod-kopilka.ru


Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев