Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар! Бездә яңа конкурс: “Нәни йолдызым” (видео)

Сез дә карагыз әле. Карадыгызмы? Булдыралар бит, әйеме? Ничек кенә әле! Кәефләр күтәрелеп китә! Ә бит һәрбер өйдә үсә мондый җырчылар, биючеләр, нәфис сүз сөйләүчеләр.

Бу видеоны социаль челтәр аша “кара әле” дип берничә танышым җибәрде инде. Берсендә аларның Мөслим игезәкләре икәне дә язылган иде. Сез дә карагыз әле. Карадыгызмы? Булдыралар бит, әйеме? Ничек кенә әле! Кәефләр күтәрелеп китә! Ә бит һәрбер өйдә үсә мондый җырчылар, биючеләр, нәфис сүз сөйләүчеләр. Иренмичә, аларның чыгышын видеога төшереп алырга гына кирәк. Һәм, әлббәттә инде, безгә җибәрергә. Әйдәгез, балаларыбызның ихлас чыгышлары белән уртаклашыйк, бергәләп хозурланыйк. Ни генә дисәк тә, мондый чыгышлар берәүне дә битараф калдырмый һәм алай гына да түгел, күпме уңай энергетика бүләк итә. “Нәни йолдызым” дигән видеоконкурсыбызда да актив катнашырсыз дип көтәбез.

Әлегә конкурсның сроклары, тавыш бирү тәртипләре турында мәгълүмат бирмибез, алары бераз соңрак, игътибарлы булыгыз, карап барыгыз.

Фото, видео: tatar_vk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс