Аяклар тирләүгә каршы бик гади ысулны беләсезме?
Файдалы киңәш

Аяклар тирләүгә каршы бик гади ысулны беләсезме?

Моның өчен һәр көнне кич белән аякларны 10-15 минутка шалфей төнәтмәсе һәм аш тозы (ярты табак җылы суга бер уч тоз) кушылган суга тыгып утырыгыз.


Бу аяк тиресен чистартып кына калмаячак, ә аны тынычландырырга һәм дезинфекцияләргә дә ярдәм итәчәк.

Тән тиресенә экология генә түгел, ә әче ризыкларны артык күп ашау, җитәрлек дәрәҗәдә сыеклык кулланмау (көн дәвамында тиешле норма 1,5-2 литр), каты су белән юыну, селтеле сабын һәм, әлбәттә, тәмәке тарту белән аракы эчү дә йогынты ясарга мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев