Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап кулланырга кирәк
Быел бакча җимешләре уңган кебек юкә чәчәге дә мул. Аның файдасын гына белеп бетермибез кебек. Әмма шифасы бик күп.
- ялкынсынуга, микробларга каршы тора;
- ютәлдән һәм салкын тигәннән ярдәм итә,
- тынычландыра,
- тән тиресенең яшьлеген саклый,
- бөерләрнең эшчәнлеген яхшырта,
- диабеттан яхшы: шикәрне көйли,
- канны сыеклый
Юкәне чәчәк ату башында җыялар (июнь — июль). Чәчәкләрне коры, караңгы җирдә киптерәләр һәм пыяла савытта саклыйлар.
Теләсә нинди дәвалау эчемлеге кебек үк, юкә чәен чамалап кулланырга кирәк.
1 стакан кайнар суга 1 аш калагы күләмендә салып төнәтергә файдасы шәп.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев