Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

Кыяр иртәрәк өлгерсен өчен...

Иртәрәк өлгертү өчен кыярны үсенте аша үстерергә була. Әмма исегездә тотыгыз: кыяр күчереп утыртуны яратмый, моны бик сак, аудару юлы белән эшләргә кирәк. Шуңа кыярны әрҗәгә түгел, ә аерым стаканнарга яки торф төймәләргә чәчәләр.

Икенче таләп — үсенте даими урынына мыек җибәргәнче күчерелергә тиеш. 3-4 чын яфрак чыгарган үсенте күчерү өчен әзер, моңа 2-3 атна вакыт китә. Кыяр орлыгын чәчү өчен тигез күләмдә алынган пычкы чүбе, черемә, торф һәм кәсле туфрак катнашмасы әзерләгез.Туфракны марганцовканың алсу эремәсен сибеп яки духовкада кыздырып, йогышсызландырырга кирәк.
Кыяр җылы ярата, көндез +22...+23 оС, төнлә +16 оСтан ким булмаган температура кирәк. Тартылмасын өчен яктылык режимын үтәгез, аеруча чын яфрагын чыгарганчы үсентеләрне өстәмә яктыртмыйча булмый. Сәламәт үсенте 5-7 көндә чын яфрагын чыгара.

Фотода: Чаллыда яшәүче Фирдәвес Кәримуллина бакчага кыярны йомырка кабыгында үстереп чыгара. “Утыртканда кабыкны аз гына ватып җибәрергә кирәк”, — ди ул.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыяр