Балаң күп булса, лаеклы ялга иртә чыгасың икән...
Татарстанда 20 меңнән артык әни лаеклы ялга иртәрәк чыккан
Бу хакта «Татар информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында республиканың пенсия фонды һәм социаль иминиятләштерү җитәкчесе Эдуард Вафин белдерде.
— Күп балалы әниләр башка әниләргә караганда лаеклы ялга иртәрәк чыга, — ди Эдуард Вафин. — Мондый өстенлектән өч һәм аннан күбрәк баласы булган һәм аларны сигез яшькә кадәр караган әниләр файдалана ала.
Өч бала тапкан яки уллыкка, кызлыкка алган әниләр, 57 яшьтән лаеклы ялга чыгарга хокуклы. Дүрт баласы булганнар — 56, биш һәм аннан күп бала тәрбияләп үстерүчеләр 50 яшьтән лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә 20269 күп балалы әни лаеклы ялга чыккан. Шуның 14495е биш һәм аннан күбрәк бала табучылар. 1177се — дүрт, 4597се өч балалы әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев