Балтачта “Җәяүле” операциясе башланды
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта “Җәяүле” операциясе башланды

Чара 20 октябрьдә старт алды һәм 29ына кадәр дәвам итәчәк.

Җәяүле” оператив-профилактик чарасы җәяүлеләр катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә бертөркем профилактик чаралар үткәреләчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте бу профилактик чара вакытында, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә,  җәяүле кичүләрендә хәрәкәт итү өстенлеген бирмәвенә,  ә җәяүлеләрнең, мондый кичүләр булмаган урыннарда юл аркылы үтүләренә аерым игътибар бирәчәк, яктылыкны кайтаручы элементлар киюгә игътибар биреләчәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев