Балтачта «Автобабай-2022»  үтәчәк
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта «Автобабай-2022» үтәчәк

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 22 сентябрь көнне «Автобабай-2022» үткәрелү турында хәбәр итә.

Елның-елында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге районыбыз юллларында иминлекне кайгырту максатыннан, төрле бәйгеләр үткәрә. Шуның берсе – «Автобабай» бәйгесе. Әлеге бәйгедә өлкән буын йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча теоретик белемнәре тикшерелә, машина йөртү осталыклары сынала. Исеме «Автобабай» булса да, монда 55 яше тулган хатын-кызлар һәм 60 яше тулган ир-атлар да катнаша ала. Бәйге 22 сентябрь көнне була. 
 

Лилия Һадиева

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев