Бөгелмә янында «КАМАЗ» белән булган һәлакәт видеосы чыкты
Юл хәрәкәте иминлеге

Бөгелмә янында «КАМАЗ» белән булган һәлакәт видеосы чыкты

Кичә көндез Бөгелмә тирәли әйләнгеч юлда ике йөк машинасы бәрелешкән.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бөгелмә янында «КамАЗ» шоферы һәлак булган юл-транспорт фаҗигасе видеога эләккән. Ролик социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрларда машиналар күп булуы күренә. Күпмедер вакыттан соң «КамАЗ» машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыга, анда ул фура белән кара-каршы бәрелешә. Машиналарның икесе дә юл кырыена төшеп китә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, кичә төш вакыты тирәсендә металл конструкцияләр төяп бара торган «КАМАЗ» һәм Үзбәкстан номерлары булган «МАН» фурасы Бөгелмә янында кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә безнең илдә ясалган йөк машинасының йөртүчесе үлгән. Чит ил автомобилен йөртүче ир-ат авыр җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә илткәннәр. 

Фото: очевидцы

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев