«Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фурага бәрелә
Юл хәрәкәте иминлеге

«Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фурага бәрелә

Авария Шәмәрдән авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында «Газель» шоферы руль артында йоклап китә һәм фураны бәрдерә. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, бүген авария иртәнге сәгать дүрттә Шәмәрдән авылы янында килеп чыккан. «Газель» йөк машинасы шоферы руль артында йоклап китә һәм алда барган «Мерседес» фурасына бәрелә.

Машина йөртүчеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев