«Hyundai» автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була (фото)
Юл хәрәкәте иминлеге

«Hyundai» автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була (фото)

Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!

6 декабрьдә 22.00 сәгатьтә М-7«Волга» - Бәзәкә автомобиль юлының 8 нче чакрымында (Менделеевск районы), 1994 елда туган «Hyundai» автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як полосага чыгып, 1983 елда туган ир-ат идарә иткән «КамАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Шуннан соң «КамАЗ» автомобиле дамба астына төшеп каплана.

Нәтиҗәдә, «Hyundai» автомобиле йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була, ә аның пассажиры төрле тән җәрәхәтләре ала. ️ ️ ️️ ️ ️

Дәүләт автоинспекциясе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев