Казанда Калинин урамында бала белән әти кешене бәрдергән авария урыныннан видео чыкты
Юл хәрәкәте иминлеге

Казанда Калинин урамында бала белән әти кешене бәрдергән авария урыныннан видео чыкты

20 яшьлек егет идарә иткән Kia машинасы таптаган ир-ат хастаханәдә үлгән.

Казанда Калинин урамындагы юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән.

Анда Kia машинасын йөртүче 20 яшьлек егет җәяүлеләр кичүендә бала белән ир-атны бәрдергәне күренә.

Элегрәк «Татар-информ» Казанда Калинин урамында җиңел машинаның 7 яшьлек бала белән әтисен бәрдергәнен хәбәр иткән иде.

Аларның икесен дә авыр җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә китерәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, баланың әтисе алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.


 

Чыганак: ТИ

Фото: видеодан скриншот

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте кеше үлгән

Нет комментариев