Татарстанда бер ир-атның руль артында хәле авырайган һәм ул вафат булган
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда бер ир-атның руль артында хәле авырайган һәм ул вафат булган

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр.

Татарстанда бер ир-атның руль артында килеш хәле авырайган. Ул юл читенә төшеп киткән һәм вафат булган. Юл һаләкәте республиканың Питрәч юлында, Званка авылы тирәсендә килеп чыга.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары сөйләгәнчә, «Волга» автомобиле көтмәгәндә генә юл читенә төшеп китә. Машина янына тиз арада килеп җиткән кешеләр йөртүченең хәле авырлыгын аңлап ала.

«Ир-ат җиңел машинаның рулы артында утырган килеш вафат булды», — ди шаһитлар.

Вафат булган ир-атка якынча 60 яшьләр. 

Чыганак: ТИ

Шаһитлар фотосы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп кеше үлгән

Нет комментариев