Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде

23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.

Татарстан трассасында дүрт кеше үлгән юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео барлыкка килде.

Кадрларда ике автомобильнең дә кузовларының шактый җимерелгәнлеге күренә, ә машиналар янында һәлак булган кешеләр ята.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, авария бүген көн уртасы тирәсендә  республиканың Балык Бистәсе районында булган. Алдан ачыкланганча, «КИА» машинасын йөртүче каршы як полосага чыгып, «Лада» машинасы белән капма-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше – ике машинаның да йөртүчеләре һәм «Лада» автомобиленең ике пассажиры һәлак булган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев