Трамвайда йөрү дә хәфевле
Юл хәрәкәте иминлеге

Трамвайда йөрү дә хәфевле

Казан шәһәренеӊ Зур Крыловка урамында «Лада» машинасы зур тизлек белән барганда трамвайга бәрелә

8 декабрь көнне Казан шәһәренеӊ Зур Крыловка урамында «Лада» машинасы зур тизлек белән барганда трамвайга бәрелә. Тиз арада килеп җиткән №4 янгын сүндерү участогы хезмәткәрләре машинаныӊ аккумуляторын алып, янгын чыгу куркынычын булдырмый калалар. Трамвайда баручы аз санлы пассажирлар кисәк туктаудан бераз гәҗәпләнсәләр дә, бәхеткә тән җәрәхәтләре алмыйлар. Ә 29 яшьлек «Лада» машинасы йөртүчесен 12 номерлы хастаханәгә озатыла.

 

chp_kazan

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев