Балтачта әрәпә җыю булачак. Актив катнашкан гаиләне бүләк көтә
Әрәпәдә иң актив катнашкан гаиләне Сабантуйда котларга уйлыйлар.
Мәгълүм булганча, 8-9 июнь Балтач районында Сабантуйлары гөрләячәк. Аңарчы милли гореф-гадәтләребезне яңартып Әрәпә җыю булачак.
Гармун-тальян моңнары, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр Сабантуйга бүләкләр, йомырка җыячак, бала-чагага ил-көннең бәрәкәте, иминлеге өчен тәм-том өләшенәчәк.
31 май көнне 17.30 сәгатьтә Балтач бистәсендә әрәпә җыю булачак. Хөрмәтле бистә халкы, матур күренештән читтә калмыйк, әби-бабалардан калган традицияне хөрмәт итеп, Сабантуйга бүләкләр әзерләп куйыйк. Гореф-гадәтләребезне саклап яшәү бәрәкәтле киләчәккә юл ачар.
P.S. Әрәпәдә иң актив катнашкан гаиләне Сабантуйда котларга уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев