Чаллы суды медицина көллияте директорына өй аресты билгеләде
Кеше һәм закон

Чаллы суды медицина көллияте директорына өй аресты билгеләде

Светлана Вахитова вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы суды шәһәрнең медицина көллияте директоры Светлана Вахитовага 30 августка кадәр өй аресты билгеләде.

Светлана Вахитова вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда гаепләнә. Әлегә ике очрак билгеле, ул студентлар ашханәсе хуҗасыннан акча һәм көллияткә укырга керү өчен абитуриентлардан ришвәт алган.

Тикшерүчеләр хатын-кызны кулга алу турында мөрәҗәгать итте. Әмма суд яшен һәм сәламәтлеген исәпкә алып, Светлана Вахитовага өй аресты билгеләде.

Фото: pixabay.com/ru

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ришвәт коррупция

Нет комментариев