Кичә батып үлгән райондашыбызның мәетен тапканнар (+фото)
Кеше һәм закон

Кичә батып үлгән райондашыбызның мәетен тапканнар (+фото)

Бу турыда «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Ушма авылы янында 52 яшьлек ир-атның мәетен Ушминка елгасыннан чыгарганнар. Ир-атны ярдан 25 метр ераклыкта тапканнар. 

Ир-атның кичә югалуы билгеле. Мәрхүмне ярга чыгаргач, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Ир кеше батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.

Чыганак 

 

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев