Күршесенең фатирына ут төрткән...
Кеше һәм закон

Күршесенең фатирына ут төрткән...

Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортта 3 фатир янган, 4 кеше һәлак булган. Үлгәннәр арасында бер бала да бар.

Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. 8 июньдә бер фатирда яшьләр төнлә тавышланып ял иткән. Күршедә яшәүче 36 яшьлек ир башта алардан тавышлануны туктатуны сораган, арытаба аларның фатирының балконына ут төрткән.

Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортта 3 фатир янган, шул исәптән ут төртүченең дә фатиры янган. Коткаручылар янгынны 4 сәгать дәвамында сүндергән.

Шулай ук, янгын нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Үлүчеләр арасында 3 яшьлек кыз бала да бар. Хәзер хокук сакчылары тикшерүләр үткәрә, бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Фатирга ут төрткән иргә 7 елга якын төрмә яный, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: opentv.media

Автор: Ример Насретдинов

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


янгын

Нет комментариев