Кукмарада Нижегород өлкәсе кешесе 161 меӊ 610 сумга булмаган ашлыкны саткан
Кеше һәм закон

Кукмарада Нижегород өлкәсе кешесе 161 меӊ 610 сумга булмаган ашлыкны саткан

Товарны «Хезмәт» газетасы яисә сайтыбыз да белдерүләр аша сатып алырга, чөнки без сатучыныӊ барлык документларын, лиценцияләрен тикшергәннән соӊ гына белдерүләрне бирәбез!

     Узган ел коры булгач, терлекләргә ашлык кайдан җиткерим инде, дип борчылучы күп булды. Шушы халәттән файдаланып, Нижегород өлкәсе кешесе Кукмара районында, ашлык кайтарам, дип буш игълан бастыручы сайтлар аша  белдерү бирә һәм алдан түләргә кирәклеген җиткерә. Алдан ук ашлыкны кайтармасын белсә дә, ул алданган кешеләрнеӊ акчаларын картага күчерттерә һәм файдалана.

     Алдарныӊ эзен хокук саклау органнары табалар  һәм бүгенге көндә аныӊ эшен Кукмара суды карый.

     Бушка игъланнар урнаштыручы сайтлардан товар алганда игътибарлы булу сорала. Ә иӊ яхшысы, товарны «Хезмәт» газетасы яисә сайтыбыз да белдерүләр аша сатып алырга, чөнки без сатучыныӊ барлык документларын, лиценцияләрен тикшергәннән соӊ гына белдерүләрне бирәбез!

Алданмагыз!

 

 

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


товарлар

Нет комментариев