Министр: «Укытучы атнасына 36 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш»
Мәктәп укытучысы атнасына 36 сәгатьтән артык эшләргә тиеш түгел. Бу турыда Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов Петербург халыкара икътисади форумында РИА Новости хәбәрчесенә әйткән дип яза Интертат.
«Гомумән алганда, безнең Хезмәт кодексы буенча 36 сәгать (атнасына — ред.), 36 сәгатьтән артык түгел. Ләкин вакытның бер өлешен дәфтәр тикшерү, укучылар белән эшләү, дәрескә әзерләнү, индивидуаль эшчәнлек ала. Безнең хисаплар буенча уртача йөкләмә 1,4 ставкадан артмаска тиеш», — ди министр.
Аның сүзләренчә, укытучыларга хезмәт хакын югары йөкләмәне исәпкә алып арттырырга кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев