Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатыннан профилактика органнарының эшен оештыру һәм аңа контрольлек итү өчен район прокуроры каршында эшче төркем эшләп килә.
Төркем әгъзалары хәл итәсе мәсьәләләрне күтәрделәр, тәкъдимнәр җиткерелде.
- Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау максатында профилактика органнарының һәрберсеннән бердәм хезмәттәшлек таләп ителә. Аеруча җәмәгать тәрбиячесе юнәлешендә эзлекле эш алып бару сорала. Чөнки әлеге вәкилләрнең балаларга тәэсире зур. Җәмәгать тәрбиячеләренә билгеләнгән кешеләрне бер җыеп, аңлату эшләре алып бару да артык булмас, - диде Айрат Шәкертҗанович.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев